2015-2016 уку елына йомгак ясалды

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

20 майда район мәдәният йортында, татар шагыйре Габдулла тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган,  тантаналы чара үтте -  олимпиада призерларын һәм үзешчән сәнгатьтә катнашкан укучыларны тәбрикләделәр.

 Районның барлык яхшы укучыларын район җитәкчелеге исеменнән муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин,  мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимовлар тәбрикләде.

Чирмешәндә республика, район күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларга  сертификатлар һәм үзешчән сәнгатьтә иң осталарга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмгә  120ләп мәктәп укучысын дәштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International