Чирмешән районында бу уку елында 9 классны - 243, 11 классны 141 укучы тәмамлый.
Бүген, 25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә дә "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Беренче Чирмешән мәктәбендәге бу тантанлы линейкада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев катнашты. Ул барысын да уку елы тәмамлану белән тәбрик итте, имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре сайлаган уку йортларына керүеләрен теләде. Чыгарылыш класс укучыларын алда дәүләт имтиханнары көтә.
Иртәгә, 26 майда башланган төп дәүләт имтиханнары һәм бердәм дәүләт имтиханнары 20 июньгә кадәр дәвам итә. Ә калган укучыларны җәйге каникуллар көтә.