Лашман мәктәбенең “Мөгаллимә” ансамбле Биектау районының Шәпше авылында үткән “Түгәрәк” уен” республика татар фольклоры фестивалендә беренче урын яулап кайтты.
Бәйгедә районнан катнашкан тагын бер коллектив – Бәркәтәнең “Гөлләр” фольклор ансамбле үз номинацияләрендә – өченче.
Ә менә фестивальдә кунак буларак катнашкан район мәдәният йортының “Умырзая” халык ансамблен быел сентябрьдә Кырымда узачак фольклор фестиваленә чакырганнар.