Агымдагы елның узган дүрт аенда кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә кибеттә саклау срогы чыккан азык – төлек сатуларына шикаять белдереп ике райондашыбыз мөрәҗәгать итте.
Әлеге фактлар буенча бүлек белгечләре тикшерү уздырганнар, гаризаларда күрсәтелгән кибетләрдә срогы чыккан товарның булуы расланган.
Кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, сәүдә үзәкләреннән һәм базардан әйбер сатып алганда азык – төлекнең, аеруча сөт, казылык, кондитер продукциянең, яраклылык срогына, кайда, кайчан җитештерелгәнлегенә игътибар бирегез. Әгәр дә инде саклану срогы чыккан товар сатып алдыгыз икән, аны кире кайтарырга хокукыгыз бар, сатучы товарны алмаштырырга яки акчаны кире кайтарырга тиеш. Шундый кагыйдә бозулар белән очрашканда безгә мөрәҗәгать итәргә була. Гариза планнан тыш тикшерү өчен нигез булып тора.
Яраклылык срогы чыккан товарлар сату өчен административ штраф та салына, шулай ук вазифаи затларны ( кибет директорларын һәм мөдирләрен) бер елга кадәр квалификациядән мәхрүм итергә мөмкиннәр.
Яз – җәй айларында сатып алучылар аеруча уяу булырга тиешләр. Бигрәк тә тиз бозылучы азык – төлек сатып алганда. Бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта райондашларыбыз безнең бүлеккә (Чирмешән, Совет урамы 32нче йорт, 12 кабинет) мөрәҗәгать итә алалар яисә 2 – 23 - 80 (Чирмешән), 8 (8555) 36 – 63 -76 (Түбән Кама) телефоннары буеча шалтыратырга мөмкин.