Атналык киңәшмә

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның 30 маенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар,  шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, язгы чакырылыш барышы белән таныштылар.

Кайбер оешмалар 1 июнь көнне үткәреләчәк Балаларны яклау көненә һәм Сабан туена әзерләнә. Авыл җирлекләрендә Сабан туе 4 июньдә, ә район үзәгендә 5 июньдә була. Шулай ук район үзәгендә 4 июнь көнне кичке Сабантуй да булачак.  17.00 сәгатьтә балалар көрәше башлана, ә концерт программасы - 19.00  сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International