Гүзәл Удачина: “Алкоголизм һәм асоциаль яшәү рәвеше – Татарстанда ятимнәр барлыкка килүнең төп сәбәбе”

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Алкоголизм һәм асоциаль яшәү рәвеше – ТРда ятимнәр барлыкка килүнең төп сәбәбе. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүне яхшырту эшчәнлегенә багышланган брифингта ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина белдерде.

Балалар омбудсмены сүзләренә караганда, Татарстанда ятимлек проблемасы актуаль кала. 2011 елдан алып республикада «Видеопаспорт» проекты чынга ашырыла, ул ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итүдә өстәмә мөмкинлек бирә.

“Республикада ятим балалар саны, шул исәптә гаиләдә тәрбияләнүче ятимнәр вазгыяте, имин буларак бәяләнә. Хәзергә республикада барлыгы 12 мең ятим бар, алар тиешле учреждениеләрдә яши. Бу балаларны гаиләгә урнаштыруда төп проблема - аларның күп балалы гаиләдән булуы яки өлкәнрәк яшьтә, шулай ук сәламәтлек буенча проблемалары бар. Андый балаларны урнаштыру өчен өстәмә тырышлык кирәк. «Видеопаспорт» проекты моны эшләү мөмкинлеге бирә. Аның кысаларында ятим бала турында 40 минутлык фильм төшерү мөмкинлеге каралган, ул федераль порталда урнаштырыла. Һәр потенциаль ата-ана бала белән читтән торып таныша ала”, - дип сөйләде Г.Удачина.

ТР Президенты ярдәме белән бу проектны биш ел буе чынга ашыруда 256 баланың видеопаспорты ясалган, бу эшкә 22,3 млн сум сарыф ителгән. Аларның 186сы үз гаиләләрен тапкан. Быел тагын 50 видеопаспорт төшереләчәк.

Ятимлекне кисәтү буенча икенче проект “Аеклык ноктасы”. Спикер сүзләренчә, 12 мең баланың 75 проценты, әти-әниләре исән булган килеш, - ятим. Аларның 80 проценты, ата-аналарын алкогольгә бәйлелек һәм асоциаль яшәү рәвеше алып барган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү нәтиҗәсендә, ятим статусын йөртә. Республикада ятимлекнең төп сәбәпләре нәкъ менә шул проблемалар. Ел саен 1 мең кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә. Шул ук вакытта 2015 елда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимүе күзәтелгән.

Проект өчен балигъ булмаган балалы 45 кеше сайлап алынган, алар - Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан. Алар алкогольгә бәйлелектән иза чигә, аларга ана хокукыннан мәхрүм итү янаган. Хатын-кызларга алкоголизмнан дәвалауның инновацион ысулы тәкъдим ителде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан «Налтрексон пролонг» даруын сатып алу өчен 5,4 млн сум бүлеп бирелде. Дәвалау алты ай дәвам итте, айга бер тапкыр пациентларга препаратның бер инъекциясе ясалды. Шулай ук алар белән табиб-психиаторлар эшләде.

Спикер сүзләренчә, бүген нәтиҗәләр турында әйтергә мөмкин: 45 хатын-кызның 36 сы тулы дәвалау курсын узды. Нәтиҗәдә, ятим булырга мөмкин булган 98 бала гаиләдә яшәүләрен дәвам итә.

Шулай ук Удачина Балалар җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе турында сөйләде. Бу проектны чынга ашыру барышында ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтленең 53 балалар җәмәгатьчелек ярдәмчесе барлыкка килгән. Балалар хокукый белем ала һәм башка балаларга да аңлаталар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International