Бүген Чирмешәндә балалар бәйрәме узды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында балалар бәйрәме узды. Бу чарага балалар әти-әниләре, әби-бабалары белән килде.

Бәйрәм башында яшүсмерләргә паспортлар тапшырылды. Районның 20 яшь кешесе төп документка ия  булды. Паспортларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды һәм котлауларын җиткерде.

Аннан соң балалар өчен концерт тәкъдим ителде. Район оешмалары балаларга уен мәйданчыклары оештырды, барлык балаларга да уеннарда катнашырга мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International