1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә районның опека һәм попечительлек бүлеге балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә, балалар мәйданчыгында "Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?!" исемле чара үткәрде. Тәрбиягә һәм опекага алынган балалар уеннарда бик актив катнашты. Уен барышында балалар нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар икәнен төшенде. Бик теләп асфальтка рәсем ясадылар, кроссворд, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык балалар да бүләкләр һәм призлар алды.