"Укучының мәдәни көндәлеге" проектының җиңүчеләре - Казанда

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектының җиңүчеләрен 26 майда Казан шәһәрендә, "Әкият" курчак театрында бүләкләделәр.  "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә Мортазина Раилә (икенче Чирмешән мәктәбе), Ногманов Марат (Чирмешән лицее),  Миначева Айназ (беренче Чирмешән мәктәбе),  Мусина Азалия (Чирмешән лицее), "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә Миначев Илнар Фатыйх улы  җиңү яулаган. Алар ТР Мәдәният министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде, "Дюймовочка" әкиятен карадылар һәм зоопаркта булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International