Балаларның җәйге каникулы күңелле бәйрәм белән башланып китә. 1 июнь көнне Чирмешәннең балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең укучыларына мавыктыргыч уеннар, конкурслар, викториналар тәкъдим итте. Шулай ук шахмат, шашка уеннары, китап күргәзмәсе дә оештырдылар. Чараның иң актив укучылары бүләкләр, татлы призлар алдылар.