Районда, күп балалалы гаиләдә тәрбияләнүче 12 бала "Гуси лебеди" хәйрия спектаклен карады. Халыкара балалар көне уңаеннан, Хәйруллин фонды шундый бүләк ясады.
Тамашага кадәр балалар Кремльдә экскурсиядә булдылар. Зур булмаган театральләштерелгән тамаша да кардылар. Хәйрияче хисабына балалар ресторанда тукланды, кунакларга тәм-томнар тутырылган пакетлар да тараттылар.
Бу чарга баруны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре оештырды.