"Эрзянка" коллективы "Без төрле, шулай да без бергә!" хор конкурсында катнашты
2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
"Без төрле, шулай да без бергә!" хор конкурсы финал туры дуслык һәм килешү девизы астында үтте. 26 коллектив арасында безнең районның "Эрзянка" үзешчәннәр коллективы да чыгыш ясады. Алар III дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк - планшетка ия булдылар.