Кармыш авылыннан Өммегөлсем Вафа кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилеен туганнары һәм якыннары белән билгеләп үтте.
Өммегөлсем әби гомере буе колхозда эшләгән, ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул онык һәм оныкчыкларының яраткан әбисе.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Кармаш авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Дания Минебаевалар килде.
Миләүшә Тәүфыйк кызы юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның котлавын җиткерде, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлады, истәлек бүләге тапшырды, озын гомер һәм сәламәтлек теләде.