Чиккән сөлгеләр кокурсы

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

"Ак калфак" татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе активистлары татар конгрессы белән берлектә Сабан туена чиккән сөлгеләр конкурсы оештырды.

Конкурска 20ләп чиккән сөлге тапшырылган.  Конкурс йомгаклары буенча Бәркәтәдән Сәгыйрова Шәрига беренче урын алды, икенчедә - Югары Кәминкәдән Нурмиева Фәридә,  өченче урында - Лашманнан Талипова Мәдинә.  Якты Таудан Сәрварова Галия, Әмирдән Мөхәммәтшина Саҗәрә, Югары Кәминкәдән Сәрварова Ләйсәннәр һәм район инвалидлар җәмгыяте дә кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Чигелгән сөлгеләрне Сабан туенда күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International