Сабан туе ипподромда башланып китте. Ат чабышлары уза торган “ипподромыбызда“ 19 ат тузан туздырды, алар өч төркемдә чапты. Җирле атлардан, рысаклардан Аксубай районыннан Галияр Хәмитов җитәкләп “Дэрэдэвил Гановер“, чиста һәм ярымчиста токымлылардан шулай ук Аксубайдан Юрий Федоров чаптырган “Бумеранг“, ә җирле атлардан Данияр Гайфетдиновның “Секунда“сы (Лашман) финешка беренче, алдан килүчеләр.
Сабан туен ачу тантанасында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чирмешәнлнләрне татар халкының милли бәйрәме белән тәбрик итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чирмешәнлеләргә һәм кунакларга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уңаеннан котлауларын җиткерде. Республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та чирмешәнлеләрне котлап сөйләде.
Кыр эшләрендә башкалардан өлгеррәкләрне бәйрәмдә мактый-мактый бүләкләделәр. “ЧирмешәнАГРО“ җәмгыяте иң алда – беренче. “Сөлчә“ - икенче, “Күтәмә АГРО фирмасы“ һәм “Авангард“ җәмгыятьләре өченче урында.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында “Серендеев Н.И.“ хуҗалыгына тиңнәр юк, “Фәтхетдинов И.И.“ КФХ – икенче.
Инвесторлардан “Агропродукт“ һәм “Лениногорск Агрофирмасы“ның Чирмешән бүлеге иң яхшылар.
“Чирмешән АГРО“дан Александр Беззубов механизаторлар арасында беренче - районның 2016нчы елгы кыр батыры. Ул былтыр да алда иде. Аңа бирелгән симез тәкә, истәлек бүләге олы хезмәтенә – олы хөрмәт. Григорий Миронов (“Сөлчә“) - икенче, Наил Сөләйманов (“Күтәмә АГРО фирмасы“) - өченче урын ияләре.
Аларга һәм башка бик күп механизаторларга, яшь белгечләргә, ветераннарга да истәлек бүләкләре тапшырдылар. Дистәгә якын якташыбыз Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды, берничә кеше муниципаль район башлыгының һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Төрле уеннарда йөзләгән кеше катнашты, бүләк алды. Сабантуй бүләге аерым бәяле бит әле ул. Девичья Полянадан Данил Баландин колга башыннан бер бүләк алса, икенчесен – шәп әтәчне җиргә төшкәч бирделәр.
Көрәштә Рәмил Бәдретдинов (Чирмешән) абсолют батыр калды. 26 яшьлек нефтьчегә суыткыч һәм тәкә бүләк иттеләр. Ул 90 килога кадәр үлчәү авырлыгындагылардан да беренче.
Марат Кәримов (Туймәт) – 70 килолылар, Илзәр Закиров (Чирмешән) – 80 килолылар, Алмаз Мостафин (Нурлат) - 100 килолылар, ә Андрей Чиндин (Казан) - 100 килограммнан югарырык авырлыкта көрәшүчеләрдән җиңүчеләр булдылар. Илназ Гыйләҗев (Чирмешән), Илнур Сафин (Аксубай), Ренат Бәдретдинов (Чирмешән), Рәзиф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) - икенче, Азат Фәсхетдинов (Түбән Кама), Рәмил Әхмәтҗанов (Лениногорск), Фәһим Низамов (Урманасты Үтәмеш), Геннадий Сотников (Чирмешән) – өченче урында.
Малайлар һәм яшүсмерләр әле тагын дүрт группада көрәштеләр. Аларында Сергей Мещев (Чирмешән), Нәзир Ибәтуллин (Лашман), Айзат Нигъмәтуллин (Чирмешән), Зөлфәт Зиннуров (Лашман) беренче булдылар.