"Район сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2015 елда  хокук бозуларны кисәтү буенча эше турында мәгълүмат."

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Акогализм һәм наркомания- замана чире.
Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы -- ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.

Татарстанда ел саен сәламәтлек саклау оешмалары 700дән артык кешене нарколгик исәпкә куя, 300-400 кеше передозировкадан үлә. Күпчелеге 16-29 яшьләрдәге кешеләр.

 Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
Наркоманнар - ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман - яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Бүгенге көндә наркология кабинетында 180 кеше исәптә тора, шуларның 17се наркоман, 2се токсикоман, 161 кеше алкоголизм белән чирли.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International