Чирмешән муниципаль районында, "Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту" программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарына йортлар төзелә

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Район үзәгенең  Миләшле урамында ике Бөек Ватан сугышы ветераны өчен шәхси йортлар төзелә.  "Чирмешән  коммуналь төзелеш предприятиесе" эшчеләре йортларның нигезен ясый башлады.

Бәркәтә авылында тагын бер ветеранга  аерым йорт төзелә.  "СтройМонтажКом" җәмгыяте йортның нигезен ясап бетерде, стеналарын күтәрү өчен төзелеш материаллары кайтарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International