Рус әдәбияты, география һәм татар теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле

2016 елның 10 июне, җомга

Рус әдәбияты, география һәм татар теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Үткән ел белән чагыштырганда, бу фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре яхшырак.

Рус әдәбиятыннан  БДИ тапшырган биш укучы да сынауны яхшы үткән. Район буенча уртача балл - 58,6 (2015тә - 51 балл).

Географиядән 2 укучы имтихан тапшырды, уртача балл - 67 (2015 елда - 63).

Ике укучы татар теленнән БРИ тапшырырга теләк белдерде, уртача балл - 76 (2015тә - 69).

БДИның нәтиҗәләрен     Республиканского центра мониторинга качества образования    сайтында карарга була.  Моның өчен паспорт мәгълүматларын һәм мәктәп кодын кертергә кирәк.

Рус теленнән һәм математиканың база өлешеннән БДИ нәтиҗәләре 16 июньнән дә иртәрәк булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International