"Кояшлы" сәламәтләндерү лагеренда беренче смена башланды

2016 елның 10 июне, җомга

"Кояшлы" сәламәтләндерү лагеренда беренче смена башланды. Каникул дәвамында 4 сменада 155 бала ял итәчәк.

Үткән ел лагерь корпусларында капиталь ремонт үткәрелде, ике унверсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылды,  уен мәйданчыгы ясалды. Быел яңа җиһаз кайтарылды һәм чираттагы ремонт эшләре башкарылды.

2016 елның 9 июнендә төзүчеләр белән лагерьда ук киңәшмә уздырылды. Бергәләп биналарны карап чыктылар һәм киләчәктә үзгәртеп кору планы турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International