Бүген, 2016 елның 10 июнендә Чирмешән муниципаль районы социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Социаль хезмәткәрләр адресына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре күп яңгырады. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополовалар котлады.
Иң яхшы социаль хезмәткәрләргә грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Чара чәй табыны артында тәмамланды.