Хезмәткә-хөрмәт

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Күп еллык нәтиҗәле хезмәте һәм Чирмешән муниципаль районы муниципаль милкен идарә итүне камилләштерүә зур өлеш керткәне өчен милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының әйдәүче белгече Исмәгыйлова Сәгадәт Әнәс кызы Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:  инвалидларны җәмгыятьтә интеграцияләү буенча Чирмешән районы иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтүе өчен Ганиева Светлана Сарыйм кызы; инвалидлар хокукларын һәм мәнфәгатәләрен яклау, социаль  реабилитацияләүгә һәм җәмгыятьтә интеграцияләүгә зур өлеш керткәне өчен – Газыймов Илназ Фараш улы.
Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Чирмешән лицее директоры Могыйзов Марат Әмир улы; балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сәлахова Гүзәл Салих кызы.  Гүзәл Сәлаховага ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы да бирелде.
“Закон территориясе“ республика конкурсының “Яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә ихтирам формалаштыру, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен“ номинациясендә уңышлары өчен Чирмешән  лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәйхетдинова Лилия Хәнәфи кызы район башлыгының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International