Балаларның җәйге ялын оештыру кысаларында, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге 2016 елның 12 июнендә авыр тормыш хәлендә калган 6 баланы Әлмәтнең труба заводының "Голобое Озеро" санаторий-профилакториена җәйге сменага озатты.
16 июньдә 8 бала Чистай шәһәренең "Раздолье" санаториена китәчәк.
Балаларын җәйге лагерьга яки санаторийга җибәрергә теләүчеләр 2-54-89 яки 8-927-450-69-35 номеры буенча Илдус Мәссаровка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.