Рус теленнән һәм математикадан (база дәрәҗәсендә) БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

15 июньдә рус теленнән һәм математикадан (база дәрәҗәсендә) БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.  Гомумән алганда,  бу фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре  үткән елдагыдан яхшырак.

Рус телен барлык чыгарылыш класс укучылары - 141 кеше тапшырды, алар барысы да сынауны яхшы узды. Район буенча уртача балл - 68,5 (2015 елда - 65,4).  7 укучы 90нан да күбрәк балл җыйган. Иң яхшы күрсәткечләр Яңа Элмәле мәктәбендә, аларда уртача балл - 80,75.

Математиканы 131 укучы  тапшырды, уртача балл - 4,23 (2015тә - 4,03).  Математикадан беренче Чирмешән мәктәбе яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. БДИ нәтиҗәләрен Республиканского центра мониторинга качества образования сайтыннан белеп була. Моның өчен паспорт мәгълүматларыңны һәм алты уранлы мәктәп кодын кертергә кирәк.

Математикадан (профиль дәрәҗәсендә) БДИ нәтиҗәләре 21 июньнән дә иртәрәк булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International