2015 елда Иске Котыш мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Төзүчеләргә эш барышында мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл халкы да булышты.
Ремонттан соң мәктәп яңа төс алды. Тәрәзә-ишекләр яңартылды, җылылык системасы алмаштырылды, яңа җиһазлар да кайтарылды.
Бүген Иске Котыш төп мәктәбен сайдинг белән тышлыйлар, газ казаннарын алмаштыралар.