Онкологик чирләр белән көрәшү елы кысаларында, Чирмешән район үзәк больницасы врачлары планлы чаралар үткәрә. Чираттагы чара район электр челтәрләре хезмәткәрләре белән үткәрелде. Участок терапевты Габдрахманова Н.И. үзнең чыгышында тире рагы турында тәфсилләп сөйләде, ә врач-статист Минголова З.М. тәмәкенең зыяны турында лекция укыды.
Чарада 42 хезмәткәр катнашты. Аларга врачларның чыгышы ошады, сорауларга җаваплар да алдылар.
Мондый лекцияләр башка коллективларда үткәреләчәк.