Түбән Чегодай авылыннан Гыйниятуллина Гайшә Гатыйф кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 18 июне, шимбә

Түбән Чегодай авылыннан Гыйниятуллина Гайшә Гатыйф кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Гайшә әби үзенең олы юбилеен балалары, оныклары һәм туганнары белән билгеләп үтә.

Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина  килде.

Миләүшә Тәүфыйк кызы Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын бирде. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International