Июнь аенда 16 мәктәп базасында 486 укучы ял итә. Ял дәвамында балаларның куркынычсызлыгы тәэмин ителә.
Лагерьларда мавыктыргыч конкурслар, спорт ярышлары, КВНнар, тәрбияви чаралар үткәрелә. Балаларны физкультура-сәламәтләндерү комплексының бассейнына, туган як тарихы музеена алып баралар, спорт мәйданчыкларында уеннар оештыралар.