ТР Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре  һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

2016 елның 17 июнендә ТР Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре  һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.

Көн тәртибе:

1. Административ эшләрне тикшерү.

2. Гомум профилактик сорауларны тикшерү.

3. Районның торак пунктларына бару.

Комиссия утырышын балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Долгополова Р.Ш. алып барды.

Утырышта 10 административ эш һәм 5 ходотайство тикшерелде.

Көн тәртибенә кертелгән икенче сорау буенча Чулпан Мөбәракшина, Елена Макарова, Флера Гыйләҗетдинова, Илдус Мәссаровлар чыгыш ясады.

Комиссия членнары Чирмешән, Казанка, Лашман авылларында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булып, яшәү шартлары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International