Район торак пунктларының төзеклеген һәм чисталыгын тикшерү буенча авыл җирлекләре башлыклары рейдлары дәвам итә.
Мондый тикшерүләр безнең районда икенче ел уздырыла, атна саен бер авыл җирлегендә булалар. Үткән атнада группа Туймәт авыл җирлегендә булды, социаль объектлар, йорт тирәләрен тикшерделәр. Бу авылга уңай билге куелды.
Бу атнада авыл җирлекләре башлыклары Лашман авыл җирлегендә булдылар. Әмир авылында күпфункцияле үзәктә булдылар. Бу бинада эшләүчеләр территорияне тәртиптә тоталар, тирә-юньдә чәчәкләр күп, кызыклы композицияләр дә ясаганнар. Аннан соң Лашман авылының социаль объектларында булдылар.
-Үткән елыгы белән чагыштырганда уңай якка үзгәреш бар, авыл халкы чисталыкны саклый, йорт тирәсендәге үләннәрне чабып ала, өмәләрдә дә актив катнашалар, рәхмәт," - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвкать Фәттахов.
Әмир авылының торышына уңай бәя бирелде, тик әле Лашманда хуҗасыз йортлар тирәсен тәртипкә китерәсе бар.
Районда иң төзек торак пунктка конкурс игълан ителде, аңа август аенда йомгак ясалачак. Беренче урын алган торак пунктка - 150 мең, икенче урынга - 100 мең, өченчегә 50 мең сум акча бирү каралган. Моннан тыш тагын ике торак пунктка кызыксындыру бүләге тапшырылачак.
Рейдлар, тикшерүләр дәвам итә.