2016 елның 17 июнендә район Советында узган чираттагы киңәшмәгә федераль сәүдә челтәре вәкилләре, сәүдә һәм гомумтуклану предприятиесе җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр чакырылды.
Очрашу вакытында алкоголь продукциясенең һәр сәүдә ноктасында күпме сатылуы, ассортименты һәм башкалар турында сөйләштеләр. Бу юнәлештә эш дәвам итә.