22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышында җиңү шатлыгы безне ирексездән сугыш башланган көнгә алып кайта, Нәкъ 75 ел элек канкойгыч сугыш башлана. Сугыш кырларында миллионлаган ватандашларыбыз башын салды, тылдагы халык аннан да күбрәк үлгән.
Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны хәтерендә саклаган барлык халыкны "Хәтер шәме!" патриотик акциясендә катнашырга чакырабыз. 21 июньндә 21 сәгатьтә акциягә старт бирелә.