Район инвалидлар оешмасы район үзәге буенча автобус белән экскурсия оештырды. Бу чарада Туймәт, Ивашкино, Лашман, Чирмешән, Иске Кади авыл җирлекләреннән балалар һәм олылар катнашты.
Экскурсиягә килүчеләргә мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова Чирмешән Крепосте турында сөйләде. Балалар күл янындагы балалар мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнады. Хәтер көненә багышланган митингта да катнаштылар. Планетарийда йолдызлар турында фильм карап та куандылар.
Инвалидлар җәмгыяте җитәкчелеге автобус белән тәэмин иткән өчен Чирмешән автотранспорт предприятиесе дирекциясенә, тәмле ашлары өчен М.Г. Гафиевага бик рәхмәтле.
Киләчәктә Татарстан шәһәрләренә дә шундый экскурсияләргә барырга карар кылдылар.