Моннан 75 ел элек башланган, дүрт елга якын, төгәлрәге 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышын хәзерге буын да онытмый, онытмаска да тиеш.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрделәр. Мәңгелек ут янында оештырылган чарада берничә йөз кеше катнашты.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге җитәкчесе Дмитрий Палаткин, район ветераннар Советы рәисе Габделбари Галиев үз чыгышларында әлеге канкойгыч сугыш китергән зыян, Җиңүнең зур югалтулар белән яулануы хакында сөйләделәр.
Митинг азагында Ватан азатлыгы сугышчысы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Һәйкәл янында кадетлар почетлы каравылда торды.