Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасында балалар Сабан туе узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасында балалар Сабан туе узды.  

Һәр елны июнь аенда Сабан туй бәйрәмнәре гөрли. Бүгенге бәйрәмдә балалар көчләрен, осталыклары, җитезлекләрен күрсәтте.

 Бәйрәмдә балалар чүлмәк тә ватты, капчык киеп тә йөгерде,  йомырканы кашыкка куеп та узыштылар,  сулы чиләкләр белән дә йөгерделәр, капчык сугышы да булды. Өлкән төркем балалары  җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде. Балалар барысы да уеннарда катнашты һәм бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International