22 июнь - Хәтер көне. Үткән чәршәмбедә җирле бүлекчәнең "Яшь гвардия" активистлары Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә чара үткәрде. Кич белән Чирмешән авылы кырыенда бер минут тынлык игълан иттеләр һәм күккә кытай фонарьләре җибәрделәр.