Капиталь ремонт барган объектларда һәр көнне киңәшмәләр үткәрелә. Подрядчылар белән бергә башкарылган эшләр карала, сораулар туганда урында ук хәл ителә.
Район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында җылылык казаннары алмаштырыла. Бу атнада Иске Котыш, Ульяновка, Иске Элмәле, Бәркәтә мәктәпләренең һәм Әккәрәй балалар баксасының котельныйларында булдылар. Районда бу юнәлештә эш дәвам итә.