Район үзәгендәге чисталык гражданнарның культуралылыгыннан тора

2016 елның 24 июне, җомга

Хөрмәтле район үзәгендә яшәүчеләр!

Онытмагыз, район үзәгендәге чисталык гражданнарның культуралылыгыннан тора.  Безнең барыбызның да матур һәм чиста авылда яшисе килә. 

Бу очракта төзекләндерү хезмәте эшчеләре, мәктәп укучылары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең көн саен  чүп-чар җыярлар дип өметләнмәгез.

Әйдәгез психологиябезне үзгәртик: бушаган сок бутылкасын, мороженный кәгазен чүп савытларына ташлыйк. Тәмәке кабын һәм төпчекләрне дә теләсә кая ташлап калдырмагыз. Квартираларда яшәүчеләр, өйдән чыккан  чүп пакетларын юлга ташлап калдырмагыз, контейнерга илтеп салыгыз, шәхси йортларда яшәүчеләр график буенча  чыгара бит чүп-чарны...

Кичә Татарстан урамындагы күп квартиралы йортларда яшәүчеләр белән җыелыш үткәрелде.  Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина торак милекчеләре ширкәте, авыл җирлеге белән берлектә биредә яшәүчеләр белән очрашып, йорт тирәсен чиста тоту турында сөйләштеләр. Бу йортларда да төрле кешеләр яши, берәүләр тәрәзә каршында чәчәкләр, җимеш куаклары үстерсә, икенчеләре метрярымлы шайтан таягы үстерә.

Гадәттә, фатирларда вакытлыча яшәүчеләр чисталыкны кайгыртмый, өмәләрдә катнашмый. Әйдәгез чисталыкны бергәләп булдырыйк.

Аерым йортларда яшәүчеләр дә  үз территорияләрендә тәртип булдырырга тиеш, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнар административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International