Чирмешәндә чыгарылыш класс укучыларын котладылар һәм бүләкләделәр

2016 елның 24 июне, җомга

Бүген Чирмешәндә чыгарылыш класс укучыларын котладылар һәм бүләкләделәр. Аларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,  мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов, мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Илдар Миргалимов, тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Флера Рәхимҗановалар котлады.

 Тантаналы шартларда 11 укучыга  укудагы уңышлары өчен медальләр тапшырылды, күпчелеге Лашман мәктәбе укучылары.  Рус теле буенча БДИда 90нан да күбрәк балл җыйган егет һәм кызларга грамота һәм истәлек бүләге тапшырдылар.  Фән олимпиадалары, конкурслар җиңүчеләре яхшы спортчыларга һәм артистларга да гарамоталар һәм бүләкләр бирделәр.  Чыгарылыш класс укучыларын, класс җитәкчеләре исеменнән, Күтәмә мәктәбе укытучысы Александр Чалин, ата-аналар исеменнән, Ирина Арютина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International