Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министлыгы, беренче тапкыр, "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" һәм "Иң яхшы педагог-оештыручы" республика грантына конкурс игълан итте. Грант бер тапкыр 50 мең сум күләмендә бирелә.
Безнең районнан "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" номинациясенә кандидат буларак Вафина Г.В. тәкдим ителде. Ә "Иң яхшы педагог-оештыручы" номинациясендә беренче Чи рмешән мәктәбеннән Смирнова Е.Н. катнаша.
29 июньдә алар конкурска документлар пакетын тапшыра.