Чирмешәннең "Эрзянка" үзешчәннәр коллективы һәм Мордва Афонькәсенең "Умарина" фольклор ансамбле Тәтеш районы Кильдюшево авылында узган "Валда шинясь" мордва мәдәнияты 3нче Республика фестивалендә һәм Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында узган "Балтай" мордва бәйрәмендә катнаштылар.
Иҗат коллективлары, транспорт белән тәэмин иткән, шәхси эшмәкәр Булат Латыйповка һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Җәүдәт Мотыйгуллинга бик рәхмәтле.