Сөлчәлеләр уракка җентекләп әзерләнә

2016 елның 1 июле, җомга

Урак чорында “Сөлчә“ җәмгыяте кырларын дүрт комбайн (3 - “Дон“, 1 - “Полесье“) иңләячәк.
-Бер комбайн кырга  чыгарга бүген үк әзер, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хаматов.  -  Запас частьләр алынган, калганнарын 10-15 июльгә көйләп бетерәчәкләр. Механизаторлар ике сменага да җитә, алар урып-җыю барышында ватылуларсыз эшләү өчен, комбайннарны үзләре үк бик җентекләп ремонтлыйлар.
 
Яңа уңышны урнаштыру өчен җәмгыятьнең амбарлары да әзер. Алар чистартылган, агартылган.
-Урып-җыю чорында төп ярдәмчеләребез – пенсионерлар. Алар ындыр табагын чүп үләннәреннән чистарта, бөртек салырга урын ясый, коймалар агартыла, - ди Хәмзә Ильяс улы.
 
Ындыр табагы мөдире, үлчәүче, машинистлар да бар. Уракка кадәр бөртек җилгәрү, төяү агрегатлары да төзек булачак.

Кадрия Гамирова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International