"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү" («Устойчивое развитие сельских территорий на 2014-2017 годы и на период до 2020 года») программасы буенча торак төзү өчен  Чирмешән районында 79 гаилә сертификат алды

2016 елның 1 июле, җомга

"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү" («Устойчивое развитие сельских территорий на 2014-2017 годы и на период до 2020 года».) программасы буенча торак төзү өчен  Чирмешән районында 79 гаилә сертификат алды.

2006 елдан бирле, шундый дәүләт ярдәме белән, Чирмешән районында 155 гаилә тораклы булды.

Бу программа буенча торак төзү буенча Чирмешән беренче урында - 77 йорт төзелгән, 104 гаилә чиратта тора. Лашман авыл җирлегендә 16 йорт төзелгән, тагын 22 гаилә программада катнаша, Ивашкино авыл җирлегендә 16 яңа йорт төзелгән, 17 гаилә чират көтә. Кызганычка каршы, Түбән Кармалка, Яңа Кади, Иске Котыш авыл җирлекләрендә соңгы елларда төзелешләр алып барылмаган, шулай да программада катнашучы гаиләләр бар.

Бүгенге көндә 292 гаилә бу программада катнаша.

Авыл җирендә яшәүче гражданнар, яшь белгечләр, яшь гаиләләр бу программада катнаша ала. Авыл хуҗалыгында һәм социаль тармакта эшләүчеләргә өстенлекләр бирелә.

Районның торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International