2016 елның 1 июлендә ТР Премьер-министры -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов РТ кулланучылар кооперациясе Союзы оешмасы хезмәткәрләрен котлады. 2 июльдә кооператорлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел кулланучылар җәмгыяте Союзы төзелүгә 100 ел тулды.
Чирмешән райпосы идарәсе рәисе Әбүзәр Мортазин "Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше өчен" Россия Федерациясе Центросоюз ордены белән бүләкләнде.