Җиңүчене тәбрик итәбез! 26 июньдә Герцег Нови шәһәрендә (Черногория) «VivaMusic» XII Халыкара конкурс-фестивале узды. Балалар сәнгать мәктәбенең 4 класс укучысы Илшат Латыйпов (укутучысы Альбина Арютина) солист-инструменталист (аккордеон) номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук дөньяда танылган Карнеги-хол концет залында (Нью Йорк) чыгыш ясарга чакыру да алды. Бу конкурска баруда материаль ярдәм күрсәткән Булат Латыйповка без бик рәхмәтле. Сезнең ярдәмнән башка без бу чыгымнарны күтәрә алмый идек.