8 июльдә Лашман мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм мәктәп яны лагерьлары өчен җаваплыларның семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә катнашучылар мәктәп бакчасында булдылар. Мәктәп директоры Нуртдинов Н.Р. бакчада ярты елда башкарылган эшкә анализ ясады. Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Лагерка мәктәпләре директорлары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп бакчасында эшне оештыру һәм яшелчәне сату турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Миргалимов И.Г. катнашты, мәктәпне яңа уку елына әзерләү турында да сөйләштеләр.