Россия Үзәк  банкы 200 һәм 2000  сумлык яңа  кәгазь акчаларның  символларына   конкурс игълан итте

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Россия Үзәк  банкы 200 һәм 2000  сумлык яңа  кәгазь акчаларның  символларына   конкурс игълан итте.

Шул рәвешле Россиядә акча рәсеме беренче мәртәбә бөтенхалык тавышына карап  сайланачак.  Тавышны интернеттагы  http://твоя-россия.рф  сайтында бирергә була. Әлеге  яңа акчаларны 2017 елда бастыра башлаячаклар. Тавыш бирүдә 500 меңгә якын катнашкан инде. Биш мең тавыш “бусага”сын узган  символлар арасында  Казан Кремле дә бар.  Конкурсның беренче этабы 28 июльдә төгәлләнә. Шуңарчы Казан Кремле өчен тавыш бирүдә барыбыз да катнашыйк.

Конкурсның йомгаклары "Россия 1" каналы аша 7 октябрьдә игълан ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International