2016 елның 13 июлендә Нижегородск өлкәсе Кстово шәһәрендә "Гвардеец - 1" оборона-спорт сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы эшен тәмамлады.
Сигез регионнан җыелган 180 өлкән класс укучысы 19 көн ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Татарстан Республикасының җыелма командасына кадет мәктәп-интернатларының 20 укучысы керде. Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучысы Егор Кирдянов та анда булып кайтты.