Чирмешәндә терлекчеләрен, сөт тапшыручыларны һәм сөт җыючыларны Сабантуй мәйданына чакырып кунак иттеләр

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Бәйрәм тантанасын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде, көнне-төнгә ялгап эшләгән терлекчеләргә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Бу елның яртысына йомгак ясаганда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерүдә, терлек санын арттыруда да алга китеш сизелә. Районда  бүген 6177 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1804се савым сыеры. Үткән ел белән чагыштырганда, маллар 8 процентка күбәйгән, ә сөт җитештерү 23 процентка. Бер сыердан уртача 1610 килограмм сөт савылган, ягъни үткән елдагы шул чордан 99 килограммга күбрәк. Былтыргыдан 257 башка күбрәк, 1267 баш бозау алганнар.
“Авангард“, “Сөлчә“ җәмгыятьләре, “Чирмешәнагрохезмәтләре“ җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәләре сөт җитештерүдә һәм сатуда иң яхшы эшләүчеләр.

Шәхси хуҗалыклардан  сөт сату буенча да алга китеш сизелерлек. Ярты елда 16991 центнер сөт сатып, 24 миллион 638 мең  сум табыш  алынган (2015нең шул чорында 16 миллион 614 мең сум булган). Шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш саны да бераз арткан,  хәзер алар 1826 баш.  Иң күп сыер Чирмешән авыл җирлегендә (225). Түбән Кәминкә авыл җирлеге икенче урында (202).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International