Алкоголь әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр итеп, акчалы булырга мөмкин

2016 елның 30 декабре, җомга

ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан файдаланучылар, Татарстан территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр итеп, акчалы булырга мөмкин.

Түләү күләме – 1 меңнән 3 мең сумга кадәр.  Бу акча хәбәрдә бәян ителгән закон бозу факты расланган очракта бирелә.

Хәбәрләрне берничә категория: “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”,  “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү” категорияләре буенча җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International