Үзәк китапханәдә, балачак бәйрәме Яңа елга багышланган, "Китапханәдә Яңа ел каникуллары" исеме астында чаралар циклы узды. 4 январьдә чираттагы "Яшь китапханәче" дәресендә "Яңа ел - иң яраткан бәйрәм" исемле чара оештырылды. Чарада катнашучылар төрле илләрдә Яңа елны ничек каршылаулары турында белделәр, әңгәмә слайдлар белән үрелеп барды. Шулай ук балалар Яңа ел турында кроссвордлар чиштеләр. Кыскасы, балалар каникулларын китапханәдә бик күңелле уздырдылар. Балаларны китапханәдә көтеп калабыз!